Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бакча өчен түләүне баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләячәкләр

Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте.

Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин тарафыннан төркемнәрнең барлык төрләре өчен дә оператив ревештә исәп-хисап ясау бурычы куелды.

Хәзерге вакытта барлык исәпләүләр дә башкарылды һәм муниципалитетларга тапшырылды. Муниципалитетларда башкарма комитет җитәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итәргә кушылды.

Әлеге документлар 12 майдан гамәлгә керә һәм аларның вакыты чикләнмәгән. Әгәр инде
әти-әниләр түләгән булса, сезгә яңадан исәпләү башкарылачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында.

Сорауларыгыз калса, республика Мәгариф һәм фән министрлыгында "кайнар линия" телефоны эшли: (843) 294 95 08.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X