Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда авыруның тагын 84 яңа очрагын ачыкладылар

Бүген, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, авырып китүчеләр арасында биш бала да бар.

Яшел Үзән районында биш яңа очрак теркәлгән.

Узган тәүлектә өч читтән кергән һәм 81 контактлы йоктыру очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә 97 кеше терелгән. Республиканың 36 кешесе дәвалау учреждениеләренә хастаханәгә озатылган, тагын 48е өйдә дәваланачак. Авыручылар арасында биш балигъ булмаган бала, 29 өлкән яшьтәге һәм 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге 50 кеше.

Казанда 36 яңа очрак теркәлгән, тагын 14 - Яр Чаллыда. Яшел Үзән һәм Тукай районнарында - бишәр, Югары Ослан районында - дүртәр, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында - өчәр, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында - икешәр авыру. Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Питрәч районнарында бер генә очрак теркәлгән.

Гомумән алганда, республика буенча 2020 елның мартыннан 5 февральгә кадәр 16 469 коронавирус очрагы теркәлгән, 12 978 кеше сәламәтләнгән, 285 татарстанлы вафат булды, шул исәптән ике үлем очрагы кичә теркәлде.

Ил буенча тәүлек эчендә 16 688 кеше авырып киткән, 527 кеше вафат булган. 1 марттан бирле 3 934 606 йоктыру очрагы һәм 75 732 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев