Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда авыл кешеләре түләүсез рәвештә 10 млн сумлык үсентеләр һәм орлыклар алды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча, авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Программаның асылы - орлыкларны һәм үсентеләрне авыл халкына бушлай бирүдән гыйбарәт, бу - катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләрен үз-үзләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Яшел Үзән районында яшәүчеләр, шулай итеп, 300 килограмм суган, 15 килограмм кишер, 10 килограмм чөгендер орлыгы һәм 1940 данә кәбестә утырттылар.

Орлыклар алу турында мәгълүматны 8(843)221-77-72, 221-77-73 телефоннары буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев