Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда автобусларны да «кулга алалар»

Рамазанов сынау проекты хакында сөйләде Татарстанда транспорт законнарын бозган өчен быелның маеннан алып сигез пассажир автобусы «кулга алынган».

Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бездә „кулга алынган“ транспорт чараларын саклау белән бәйле зур булмаган проблема бар иде. Әлеге мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрелде, алар „Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт бюджет учреждениесенә сынау проекты сыйфатында әлеге транспорт чараларын саклауны ышанып тапшырды. Бүген без сигез транспорт чарасын „кулга алдык“ инде», — дип хәбәр итте ул.

Рамазанов билгеләп үткәнчә, биш автобус — даими маршрутта пассажирларны рөхсәтсез йөрткәне, икесе — лицензияләр реестрына кертелмәгәне, берсе автотранспорт компаниясенең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү турында килешүе булмаган өчен «кулга алынган».

Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына законнарның намуссыз автотранспорт компанияләренә карата транспорт чараларын «кулга алу» ысулын кулланырга мөмкинлек бирүе хакында сөйләгән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев