Татарстанда һава торышы начарлану һәм җил көчәю көтелә
Һава торышы турында җирле халыкны кисәттеләр. 9 гыйнварда Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан талгын җил. Төнлә ул 15-16 метрга кадәр көчәячәк.
Кичке вакытта төбәк буенча һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -22 градуска кадәр салкын булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава 7-12 градуска кадәр җылыначак (Казанда -7, -9).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев