Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда һава торышы бозыла: боз, көчле җил һәм яңгыр көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында хәбәр ителә.

18 нче сентябрьдә 23 сәгатьтән 19 нчы сентябрьнең 12 сәгатенә кадәр республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында көчле яшен булачак, шулай ук көчле яңгырлар, боз явуы ихтимал, секундына 22-27 метр тизлектәге көчле җил күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Һава температурасы төнлә +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, алга таба ул +3..+8 градус кына калачак. Көндез температура +11..+18 градуска чаклы җылыначак. Тик, бу чорда һава басымы түбән булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев