Татарстанда һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 30 мартта, алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.
Татарстан районнарында һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан, 4 градуска кадәр җылы булачак.
31 мартка каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Һава температурасы 5-10 градус салкын булачак. Аязган урыннарда температураның 15 градуска кадәр түбән төшү ихтималы бар. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев