Татарстанда атна башында +26га кадәр җылы көтелә
Бүген, 4 сентябрьдә яңгырлар көтелми, әмма аерым районнарда томан булырга мөмкин.
Көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылыначак, җил төньяк-көнчыгыштан 38 м/с тизлектә, урыны белән 12 м/с тизлеккә җитәчәк.
Сишәмбе көнне кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан көнбатышка 3-8 м/с тизлек белән үзгәрәчәк, ә урыны белән 12 м/с тизлеккә җитәчәк. Төнлә температура +6...+11 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта +14 градуска кадәр. Көндез +21...+26 градуска кадәр җылыта.
Чәршәмбе, 6 сентябрьдә, шулай ук кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә температура +6...+11 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта +14 градуска кадәр. Көндезге максималь һава температурасы +20...+25 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев