Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда "ашыгыч ярдәм" машинасының кайда баруын күзәтергә мөмкин булачак

Системага сигез ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм район хастаханәләре каршындагы 42 бүлекчәсе тоташтырылган.

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме машинасы урнашкан мәгълүмати картаны эшләтеп җибәрделәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов сөйләде.

 

«112 системасының үзара хезмәттәшлеге зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәндә оперативлыкны арттырырга мөмкинлек бирә, хәзерге вакытта бердәм диспетчерлык хезмәте эшенә сигез станция һәм район үзәк хастаханәләре каршындагы ашыгыч ярдәмнең 42 бүлекчәсе тоташтырылган», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

 

Элек бу система ашыгыч медицина ярдәме бригадалары белән идарә итү һәм гадәттән тыш хәл очрагында ашыгыч ярдәм бригадалары килү вакытын кыскарту өчен медикларга һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына мөмкин булган.

 

Системаны координацияләү Республика клиник хастаханәсе катастрофалары медицина үзәге үткәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев