Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда аномаль салкын һава торышы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда салкынлык 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьдән һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9 градуска һәм аннан да түбәнрәк булган аномаль салкын һава урнашты.

Бүген төнге сәгатьләрдә һава температурасы -18 дән -24 градуска кадәр җитәчәк. Ә көндез термометр баганалары -5..-10 градус күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Коткаручылар татарстанлыларга туңудан һәм өшеүдән сакланырга киңәш итә. Бозлыкта аеруча сак булырга кирәк, урамда бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, имгәнүләр булмасын өчен ашыкмаска, аяк астына карарга, хәрәкәт вакытында таяк кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев