Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде - бүген һәм иртәгә температура +38 градуска җитәргә мөмкин

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 14 нче һәм 15 нче июль көннәрендә республика территориясендә һава температурасы +38 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Моннан тыш, бүген Татарстанда көчле яңгыр, яшен, урыны белән җилнең 23 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә көчле эсселек бик куркыныч булырга мөмкин, дип искә төшерә. Әгәр дә сез яки янәшәгездә кемдер үзен начар хис итсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга, ә алар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга, аякларын бераз өскә күтәртеп, яткырырга, башына салкын компресс куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев