Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда җәйге эсселек атна уртасына кадәр сакланачак

Бүген, 3 сентябрьдә, республикабызда җылы булачак.

Төнлә явым-төшем көтелми, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +3-8, (көнбатышта +13 градуска кадәр), көндез +22-27 градус булачак.

Чәршәмбе, 4нче сентябрьдә, төнге сәгатьләрдә +4тән 9 градуска кадәр (көнбатышта +12 гә кадәр) җылылык көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +15, +20 градустан югары күтәрелмәячәк.

Пәнҗешәмбе һәм җомга, 5 һәм 6 сентябрьдә, Татарстанда антициклональ һава торышы сакланачак. Һава температурасы төнлә +4-9 градус, көндез +15-20 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 7 сентябрьдә, явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы +17-22 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев