Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең 32 гаиләсе торак шартларын яхшыртачак

Узган ел авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча республикада 316 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Быел Татарстанда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 42 млн. сум каралган. Бу 2 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырырга һәм авылда яшәүче 32 гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта журналистларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Узган ел торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр өчен 410 млн. сум бүлеп бирелгән иде, бу 21,8 мең кв.метр торак файдалануга тапшырырга һәм 316 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Акча АПК һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә авыл җирендә торак төзү һәм сатып алу өчен бирелә. Чыгымнарның 70% ы - бюджет акчасы, 30%ы гражданнар акчасы хисабына финанслана”, - дип сөйләде ул.

Министр урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстан буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын финанслауның гомуми күләме 1,3 млрд.сум тәшкил итә. Программа авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, авыл ипотекасын бирүгә, авыл территорияләрен төзекләндерүгә, транспорт инфраструктурасын үстерүгә һ.б. юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев