Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 600 социаль объект 4G-интернетка тоташтырылачак

ФАПлар, янгын сүндерү частьлары, көллиятләр һәм техникумнарны югары тизлекле интернет белән тәэмин итү чаралары «Санлы икътисад» милли проекты буенча уза.

«Санлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанның 613 социаль әһәмияткә ия объектын югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада барысы 3 460 социаль әһәмияткә ия объект интернеттан файдалана алачак. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар. 4G технологияләрен кулланып объектларны төзеп бетерү 2020-2021 елларга планлаштырыла.

"Мәгълүмати инфраструктура" федераль проекты ярдәмендә бүгенгә ВОЛС технологияләре буенча интернетка керү 498 объектта барлыкка килде.

Россиядә 2019 елдан башлап Президент Владимир Путинның "май указлары" нигезендә эшләнгән "Санлы икътисад" (“Цифровая экономика”) милли проекты гамәлгә ашырыла. Ул үз эченә алты федераль проектны ала: «Санлы мохитне норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Санлы икътисад өчен кадрлар», «Мәгълүмати иминлек», «Санлы технологияләр» һәм «Санлы дәүләт идарәсе».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев