Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 33 яңа СОVID-19 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта РФ хөкүмәте каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

ТР оператив штабы мәгълүматлары буенча, ике очрак читтән кертелгән, калганнары контактта булган. 6 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә үпкә яки симптомсыз формада дәвалана. Республикада яңа йоктыручылар арасында бер бала да бар.

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 27, Яр Чаллы - 3, Яшел Үзән районында - 2, Арча районы - 1.

Республикада авыру башланганнан бирле 5 248 очрак теркәлгән. Бүгенге көндә 4 104 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 29 - узган тәүлектә. Пандемия башыннан 27 пациент үлде (узган тәүлектә үлем нәтиҗәләре теркәлмәде).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев