Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякка хөкем карары чыгарганнар

Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякны гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннәр.

Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка карата хөкем карары чыгарган, дип яза “Татар-информ”.

Маньяк 30дан артыграк өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 тапкыр үтерү омтылышында, моннан тыш 30дан артыграк талау очрагында гаепле дип танылган. “Гаепле булуын танып, гомерлек төрмә рәвешендә җәза чарасы билгеләргә”, – дигән судья.

“Таһиров башта 10 елны – төрмәдә, гомеренең калган өлешен – махсус режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моннан тыш ул зыян күрүчеләргә 1,5 миллион сумнан артыграк күләмдә акча түләргә тиеш булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев