Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта

Якшәмбе көндез республикада максималь температура +33 градус булачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда эссе һава торышы урнашачак - максималь температура +33 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез максималь температура +21-26 градус.

23 июньдә көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр явачак. Төнлә минималь температура +10-15, көндез 25-30 градус тәшкил итәчәк.

24 июньдә көндез урыны белән яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +28-33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X