Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүләрне 27,4 мең кеше алачак

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга яңа президент түләве 4686 сум тәшкил итә.

Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга яңа президент түләүләрен 27,4 мең кеше алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"Өч яшьтән җиде яшькәчә балага айлык түләү "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында" РФ Президенты указы һәм "Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында" ТР Президенты указы белән март аенда билгеләнде". Түләү адреслы характер йөртә һәм гражданнарның керемен исәпкә алып түләнә ", - дип хәбәр итте ул.

Республикада айлык яңа түләүне, гаиләдә җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк (9450 сум) булганнар алачак. Түләү күләме 4686 сум, бу узган елның икенче кварталында төбәктә билгеләнгән балага яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев