Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 2020 елда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт ясау программасына 14 млрд сум акча бүленгән

Республикада гамәлдә булган барлык капиталь ремонт программалары киләсе елда сакланачак. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Төрле социаль-мәдәни объектлар программаларына агымдагы елда 14 млрд сум акча бүлеп бирелгән һәм 6,5 млрд сум торакка капиталь ремонт ясауга юнәлтелгән.

Спикер сүзләренчә, агымдагы елда республикада 50 программа гамәлгә ашырыла, шуларның 26сы капиталь ремонт программасы. Шул исәптән, 172 мәгариф объектына капиталь ремонт ясала, шуларның 36сы - муниципаль мәктәпләре, 3 махсус (кадет) мәктәбе, 89 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы.

Моннан тыш, Татарстанда 23 сәламәтлек саклау объекты һәм 45 мәдәният учреждениесе ремонтланган. Шулай ук 22 спорт объекты актив ярдәм алган, шул исәптән, 16 спорт мәктәбе, 4 республика олимпия мәктәбе ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев