Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 30 апрель көнне республикабызда аязучан болытлы һава торышы сакланачак.

Көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Җил 14 м/с ка кадәр көчәячәк.

Исегезгә төшерәбез! 

Коры үләнгә, чүп-чарга ут кабуларны булдырмау һәм табигый янгыннар куркынычын киметү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә  янгынга каршы махсус режим кертү турында 203нче  номерлы карар кабул ителде.

Шул уңайдан Татарстанлыларга янгын куркынычы зур булу сәбәпле урманнарда пикниклар оештырмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев