Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 17 яшьлек машина урлаучы росгвардиячеләр кулына килеп эләгә: ә аның дуслары качып котыла

Росгвардия хезмәткәрләре Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә автомобиль урлаучыны тоткарлый. Егет машина руле артына утырган һәм, танышларыннан аермалы буларак, хокук саклаучылардан качып өлгерә алмаган.

Бу хәл Октябрьская урамында була. Росгвардиянең ведомстводан тыш сагы наряды бер торак йорт ишегалдында ВАЗ-21099 "Спутник" ны этүче егетләр төркемен күреп ала. "Росгвардиячеләрне күргәч, яшьләр як-якка таралыша, тик руль артында утыручы яшь егет кенә качарга өлгерми. Ул элек хөкем ителгән 17 яшьлек шул бистә кешесе булып чыга. «Тикшерү барышында, аның дуслары белән кызык өчен машинаны урларга нияте барлыгы ачыкланды», - дип сөйләделәр ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтендә. Егет салонга үтеп кергән һәм двигатель кабызган, ут йозагындагы чыбыкларны турыдан-туры тоташтырган. Берничә йөз метр баргач, автомобиль сүнә. Шуннан соң яшьләр аны яңадан кузгатырга тырышып машинаны төрткәләргә тотыналар. Менә шунда аларны Росгвардиячеләр күреп ала. Карак егетне полициягә тапшыралар. РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенә («Угон») буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев