Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 129 Covid-19 очрак ачыкланган, шуларның бишесе читтән килгән

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 129 Covid-19 очрак ачыкланды, биш кеше республикадан читтә инфекция эләктергән. Калган барлык очраклар да контактлы.

"23 кеше хастаханәгә озатылган, 106 өйдә дәвалану ала", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Очракларның яртысына якыны (62) Казанда теркәлгән. Яр Чаллыда 28 кеше авырый, бишәр - Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында, дүртесе - Әлмәт, өчәр - Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй һәм Тукай, икешәр - Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында. Берәр авыруны Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында ачыклаганнар.

Пандемия башланганныбирле барлыгы 28,7 мең татарстанлы Covid-19 белән авырды, 24,1 мең кеше терелде, шуларның 33 меңе соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев