Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта: синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады

Бүген Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар явачак.

Төньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга, урыны белән 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез максималь һава температурасы -5-0 градус булачак. Пәнҗешәмбе, 1 февральдә, төнлә урыны белән кыска вакытлы кар, төнлә 8-13, көндез 2-7 градус салкын булачак. 2, 3 февральдә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Урыны белән бераз кар явуы көтелә. Төнлә 4-9, көндез 1-6 градус салкын фаразлана.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев