Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Яшел Үзәннең яшь сайлаучылары белән очрашты

Яшел Үзәнгә эш сәфәре барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яшь сайлаучылар белән очрашты.

Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен 1500 нче сайлау участогына экскурсия оештырдылар. Участок сайлау комиссиясен караганнан соң, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шәхсән үзе Яшел Үзән яшь сайлаучыларына чакырулар тапшырды.

- Беренче тапкыр тавыш бирергә тиешле барлык сайлаучыларга да без чакыру җибәрдек инде. Кайбер районнарда чакыруларны шәхсән кулга тапшырдык. Ә сайлау көнне туган көннәрен билгеләүчеләрне участокларда сюрпризлар көтә, - дип сөйләде Андрей Кондратьев, шулай ук, 1500 нче участокның сайлаучыларны кабул итүгә яхшы әзерлеген билгеләп.

Искәртеп узабыз, 11-13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев