Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Югары суды Илназ Галәвиевне сак астында тоту вакытын озайту мәсьәләсен хәл итәчәк

Татарстан Югары судына Казанның 175нче гимназиясендә 9 кеше үтерүдә гаепләнелүче Илназ Галәвиевне сак астында тоту вакытын озайту турында материал алынган.  Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галәвиевне сак астында тоту вакыты 11 майда чыга. Инде бер ел буе арестта тотылуы сәбәпле, җәза чарасын озайту турында карарны район суды түгел, ә югарыгы инстанция – республика Югары суды чыгарачак. Җинаять эше судка алынмаган әле.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә бик зур фаҗига булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев 9 кешене – 7 бала һәм 2 укытучыны атып үтерде, 20дән артыграк кешене яралады. Тоткарланганнан бирле ул тикшерү изоляторында тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев