Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан ветераннар берлеге пенсияне индексацияләү Конституциясендә беркетелүне хуплады

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индексацияләүгә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Ветераннарның (инвалидларның) республика иҗтимагый оешмасы «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы Россия Конституциясендәге үзгәрешләрне хуплады. Мондый фикерне ТР ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев белдерде.

"Бу [Конституциягә төзәтмәләр] безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне ике, өч ел, хәтта күбрәк тә күчерделәр, я яптылар. Ә хәзер, әгәр бу Конституциядә расланса, яңалык безне шатландыра гына. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте һәм алар мондый тәкъдимне Конституциягә кертте. Әйе, без бу эшне хуплыйбыз, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар пенсия һәм торак белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта, төзәтмәләр, дарулар һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүне тизләтергә ярдәм итәчәк. Илнең төп законында социаль пособиеләр һәм түләүләр индексациясен, шулай ук, гражданнарның мәҗбүри социаль иминләштерүен беркетергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X