Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан урманчылары дүрт елга алданрак урман торгызу планын үтәделәр

2020 елда торгызылган урманнарның мәйданы республикада 4785 гектар тәшкил итте.

Татарстанда быел «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәттә» мөһим максатчан индикаторның әһәмияте 179 % тәшкил итә, бу билгеләнгән планнан берничә тапкырга артык. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры хәбәр итте.

“Урманнарны саклау” төбәк проектының беренче максатчан индикаторы булып “Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәте” тора. Ул шактый гади хисаплана. Әйтик, 2019 елда урманнарның өлгергән, корыган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисүләр нәтиҗәсендә юкка чыккан мәйданы 2496 га тәшкил итте, һәлак булган урман утыртмаларының мәйданы - 167 га. 2020 елда урман торгызу мәйданы 4785 гектар тәшкил итә», - диде ведомство җитәкчесе.

Министр ассызыклаганча, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2024 елга планлаштырылган максатка ирешү генә түгел (урманнарның чыгу һәм яңадан җитештерү балансын тәэмин итү 100 процент нисбәтендә), планны шактый арттырып үтәде.

Урманнарны торгызу эшләре “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль программасының максатчан күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X