Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан укучылары 1-10 май көннәрендә каникулга китә

Татарстанда мәктәпләр 1 майдан 10 майга кадәр эшләмәячәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итә.

Балалар бакчаларында бу чорда дежур төркемнәр ачу планлаштырыла. Балаларны анда озын яллар вакытында эшләүчеләр, мәсәлән, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре калдыра алачак. Ата-аналарның эш урыныннан белешмә таләп ителмәячәк, дип билгеләп үтте басманың әңгәмәдәше.

Каникулларга Россиянең барлык укучылары да китә, дип аңлаттылар соңрак РФ мәгариф министрлыгында.

Казан (Идел буе) федераль университетының матбугат хезмәтендә 1 майдан 10 майга кадәр эш режимы турында карар кабул ителмәвен әйттеләр. «Бу мәсьәлә буенча без гамәлгә куючы-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карарын көтәбез. Карар министрлыктан тиешле документлар алганнан соң гына кабул ителәчәк", - дип билгеләп үтә вуз вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев