Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан тикшерүчеләре Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр белән футбол уйнаячак

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мөсәллимов Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец белән “Ябык типтагы девиант тәртипле укучылар өчен Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә” булдылар.

Бүген Россиядә иң борынгы ябык типтагы учреждениеләрнең берсендә бөтен илдән 100 гә якын бала белем ала. Авыр яшүсмерләр белән эштә төп басым хәрби-патриотлык тәрбияләүгә һәм киң һөнәрчелек буенча белем бирүгә ясала.

Бу инде тикшерү идарәсе вәкилләренең училищега беренче визиты түгел. Бу юлы тикшерүчеләр тәрбияләнүчеләргә заманча криминалистик техника: тепловизор, линиясез күчешләр детекторы, эндоскоп һәм башка приборлар күрсәттеләр, аларның эш һәм куллану өлкәсендәге принципларны аңлаттылар. Идарә җитәкчесе урынбасары Ильяс Мөсәллимов тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясады, аларны укуда, спортта югары казанышлары өчен мактады һәм икенче тапкыр футбол буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләре белән иптәшләрчә матч үткәрергә тәкъдим итте. Егетләр белән аралашу барышында Мөсәллимов аларга үз эшендәге мисалларда тикшерүченең эш үзенчәлекләре турында сөйләде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Визит барышында кунаклар уку корпусларын карадылар, анда балалар хәрби-патриотик һәм һөнәри әзерлек уза, шулай ук, тикшерү идарәсе хезмәткәрләре исеменнән спорт инвентарьлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев