Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан тавышы Яшел Үзәндә яңгырый

Яшел Үзән музыка театрының "Конфитюр" театр студиясенең кечкенә артистлары "Татарстан тавышы" IV Халыкара вокалчылар һәм нәфис сүз осталары конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар, шулай ук "иң яхшы костюм" номинациясендә җиңү яуладылар.

Студиягә йөрүче Ясминә Әхмәтҗанова "Эстрада вокалы" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.

Укучыларны әзерләгән өчен коллектив җитәкчесе Диана Анисинага #dianafaatovna Татарстан Республикасы башкару сәнгатен үстерү региональ иҗтимагый хәйрия фондының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Конкурсның түбәндәге мәртәбәле жюри әгъзалары Яшел Үзән балаларының талантын югары бәяләделәр:
Россия Федерациясенең атказанган артисты, вокалист, режиссер, Н. Г. Җиһанов исемендәге КДК профессоры Соколов Мнир Сафавич,
Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, татар эстрадасы җырчысы, телетапшырулар алып баручы Алсу Әбелханова,
Г. Камал театры @kamalteatr актеры Ришат Әхмәдуллин.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев