Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан студентлары 2 млн сумнан артык грант отты

Студентлар клубларының милли лигасы Бөтенроссия слеты Казанда 26 сентябрьдә тәмамланды.

Студентлар клубларының милли лигасы Бөтенроссия слеты Казанда 26 сентябрьдә тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 млн сумнан артык грант акчалары алды. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Студентлар - җәмгыятьнең инициативасына, максатчанлыгына ия булган, республикабызның һәм тулаем Россиянең киләчәгенең нигезе булып хезмәт итә торган аерым бер өлеше. Мин, мөгаен, Казанны бу көннәрдә бөтен илебезнең яшьләр башкаласы дип әйтсәм, һич тә арттырмам, - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Ул слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәр, дуслык һәм тәҗрибәнең алга таба да кирәк булачагына ышаныч белдерде.

Слетта Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды, анда йөздән артык проект грантлар өчен көндәшлек итте. Акчаны илнең 16 төбәгеннән 8 млн сумнан артык суммага 26 проект алды, шуларның 2 сенщ Татарстан студентлары лаек булды.

Нелля Пулатова «Профессионаллар лигасы» мәгариф программасы белән 450 000 алды, ә Рөстәм Сәлахетдиновка «Deadline» яшьләр мәгариф медиасына 450 000 бүлеп бирделәр. Шулай ук, Тимур Азанчеев «Яшьләр сукмаклары» туристлык Хакатонын гамәлгә ашыруга 450 000 алды, ә Диләрә Сафина «Халыклар дуслыгы» Казан чит ил студентлары спартакиадасын уздыру өчен 350 000 отты. Шундый ук сумманы «Старосты.рт» шәһәр марафонын гамәлгә ашыру өчен Даниил Шейко да алды. Ә Алинә Сәләхиева «Әйдә» проектына 70 000 акча алды, ул татар телендә интеллектуаль уенны тәшкил итә.

"Бу минем беренче җиңүем, моңа озак бардым. Бу хис-кичерешләр давылы, мин һәр күзәнәгем белән шатлык тойдым, мин әле һаман да моңа ышана алмыйм", - диде" ТИСБИ идарә университеты студенты Тимур Азанчеев.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия студентлар лигасы слетында Татарстан медиамәктәп проекты Кырым студентларын кызыксындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев