Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов «омикрон»дигән яңа штамм белән авыруның беренче билгеләре булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде

1. Мөстәкыйль симптоматик терапия ОРВИны дәвалау белән туры килә һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Югары температура, баш һәм мускул авыртуы булганда, тәүлегенә 2 литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар кабул итәргә кирәк.

2. Өй аптечкасы арсеналында сезонлы салкын тию һәм ОРВИ вакытында еш кулланыла торган рецептсыз чаралар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалициловая кислота; тамак кытыклап торганда – үләннәр яки башка препаратлар белән чайкарга; борын тыгылганны бетерү өчен – диңгез суы нигезендә юу өчен эретмә; вируска каршы препаратлар – тамчы формасында интерферон-альфа, спрейлар (гриппферон, генферон Лайт һ. б.) кулланырга. Бу препаратлар авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

3. Табиб чакыртырга кирәк: 1) әгәр температура 38°дән артык булса һәм шулай 3 көннән артык торса һәм дару препаратлары төшермәсә, 2) одышка барлыкка килгәндә (сулыш ешлыгы 22 минуттан артык), һава җитмәсә.

4. Антибиотикларны контрольсез куллануга юл куярга ярамый. Аларны табиб кына билгели һәм бары тик бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр үсеше очрагында гына кулланырга була. Мондый препаратларны мөстәкыйль кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч.

5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. ОРВИның беренче билгеләре булганда өйдә калыгыз һәм башка кешеләрнең зарарлану куркынычын тудырмагыз. Авырган кешене, гаилә даирәсендә элемтәләрне чикләү өчен, аерым бүлмәгә изоляцияләү яхшырак. Моның өчен шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш әйберләре, сөлгеләр, савыт-саба, кием-салым аерым булырга тиеш. Бүлмә һәм фатирны ешрак җилләтергә, юешләп җыештырырга, ә аралашканда медицина битлеген кияргә, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев