Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак.

Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада һава торышы болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә аязланырга мөмкин, - дип фаразлый синоптиклар.

Һава температурасы көндез -3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. 28 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -13 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.


Нет комментариев