Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары җомга көнне буран, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә -30 градуска кадәр суык вәгъдә итә

ТР Гидрометүзәге якындагы биш көнгә һава торышы фаразын төзеде. Алар буран һәм кискен салкынаюны фаразлыйлар.

Иртәгә, шимбә көнне төньяк-көнбатыш антициклон республикага салкын арктик һава китерәчәк. Явым-төшемнәр туктаячак. Төнлә 16-21 градуска кадәр суыта, ә аязганда —26°С ка кадәр. Көндез термометрлар -13°С тан -18°С ка кадәр күрсәтәчәк.

20 һәм 21 декабрьдә антициклон йогынтысы сакланачак, явым-төшемнәрнең булуы икеле. Төнлә метеорологлар -20 -25 градус тирәсендә салкыннар вәгъдә итә, ләкин аязганда температура -30°С ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез ул -15 -21 градус салкынлыкта тирбәлә.

Сишәмбе көнне шундый ук салкын һава көтелә, максималь суык -28°С. Юлларда бозлавык сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев