Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылу турында кисәтү хәбәре таратты.
Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануга китергән кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев