Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары буран һәм кар көртләре хакында кисәтә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтү таратты.

Иртәгә, 25 декабрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән буран һәм күз күременең сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Республика юлларында бүгенге кебек үк кар көртләре хасил булачак.

  • Моңа кадәр Татарстан синоптиклары көнчыгышка, Уралга таба хәрәкәт итүче антициклонны көнбатыш циклон алмаштырыр, ул исә үзе белән кар бураннары алып килер дип кисәткән иде.

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев