Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары бозлавык, буран һәм көчле җил турында кисәтә

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре дә барлыкка киләчәк.

Бүген, 16 гыйнварда, көндез, шулай ук 17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә юеш кар явачак, шулай ук томан көтелә. Буран сәбәпле, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак арада булуы фаразлана. Бу хакта республика синоптиклары кисәтә.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 15–20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Юлларда бозлавык хасил булачак, кайбер урыннарда кар көртләре булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган кисәтүдә.

Республикада һава торышы болытлы булачак. Төнлә, 16 гыйнварда, термометр баганасы күрсәткече -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы республика буенча 0...-5 градуска кадәр, Казанда -2 градус салкын булачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран гололед метель