Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тикшерүләрне яңартты

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Язгы кыр эшләре башлангач, Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм аларны саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнарын үтәүне күзәтү эшен яңадан башлап җибәрделәр. Әлеге җирләрне тикшерү барышында җир законнарын бозуның 200дән артык очрагы ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, озак вакыт, законнарда вакуум барлыкка килү сәбәпле, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнары тарафыннан игътибарсыз (контроль/күзәтчелек) калды.

Бу, үз чиратында, җирләрне бетерү, деградацияләү, бозу һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы әйләнешендә алга таба файдалану мөмкинлеге булмау аркасында, җир законнарын бозучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдаланмауны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма Татарстан инициативасы белән закондагы әлеге бушлык үтәлде: узган ел азагыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә. Хәзер Татарстан Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - аерым контрольдә.

Белешмә
Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Структура» - «территориаль бүлекләр» бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X