Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан РосРАО белән сәнәгать калдыкларын бетерү буенча килешүгә кул куйды

Татарстан «РосРАО» ФДУП белән I-II класслы куркыныч калдыклар белән эш итү турындагы килешүгә кул куйды.

Бүген, 14 гыйнварда, Татарстан Республикасы Экология һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан һәм «РосРАО» ФДУП арасында килешү имзаланды. Бу хакта Татар-информ яза. 

"РосРАО" генераль директорының беренче урынбасары Максим Корольков билгеләп үткәнчә, "Татарстан биредә калдыклар барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләре һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр булу белән уникаль. Еш кына калдыкларны эшкәртү буенча тармак бу предприятиеләрнең мөнәсәбәтләрне җайга сала алмауларыннан интегә. 2020 елда без калдыклар белән эш итү буенча дәүләт мәгълүмат системасының беренче блокларын булдырабыз, аның кысаларында әлеге предприятиеләр үзара икенчел ресурслар агымын җайга сала алачак". 
Корольков сүзләренчә, әлеге килешү сәнәгать үсешенә этәргеч бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев