Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан РФ бюджетыннан авыл территорияләрен үстерүгә 954 млн сум алачак

Дәүләт программасы буенча республикада тугыз чара гамәлгә ашырылачак.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Татарстан быел федераль бюджеттан 954 млн сумга якын акча алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Дәүләт программасы кысаларында 953,9 млн сум күләмендә тугыз чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Инженерлык инфраструктурасының 18 объектының 12сендә эш алып барыла, алтысына әзерлек эшләре башланган ", - диелә хәбәрдә.

Торак шартларын яхшырту өчен 137 торак йорт төзелә башлады. Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр наем шартнамәсе буенча бирү өчен 122 йорт төзеләчәк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта программа чаралары планлы режимда гамәлгә ашырыла.

«Планлаштырылган графиклардан тайпылыш юк. Барлык максатчан күрсәткечләрне дә тулы күләмдә башкару планлаштырыла», - дип ассызыклады ул.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча быел Россия төбәкләрендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, транспорт чаралары һәм җиһазлар сатып алу буенча 444 чараны үз эченә алган 132 проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев