Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балалар автокресло ярдәмендә исән кала

Узган елда Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган, шуларның сигезен машинада хокук бозулар белән йөрткәннәр.

5 гыйнварда Казан - Шәмәрдән автоюлының 57нче чакрымында җитди авария була. "Рено" руле артында автоледи идарәне югалта һәм кюветка очып китә. Автомобильдә авария вакытында автокреслода утырган ике кечкенә  - бер һәм алты яшьлек балалар була. Махсус җайланма кечкенә пассажирларның гомерен саклап калырга ярдәм итә дә инде.

 

Шул ук көнне куркыныч юл-транспорт һәлакәте Чистай - Аксубай - Нурлат юлының 49нчы чакрымында булды. "Шевроле" йөртүчесе каршы як юнәлешкә чыгып, анда "Тойота" белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Шевроле" пассажиры урында һәлак булган, тагын өч кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала, зыян күргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу очракта бала иминлек каешлары белән эләктергән һәм автокреслода булмаган.

Узган елда Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган, шуларның сигезе хокук бозулар белән йөрткән авто пассажирлары булган. 2021 елның биш көнендә генә дә республикада балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 бала зыян күргән.

Республика дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслоларда йөртергә киңәш итә. Бу нәниләрне җитди җәрәхәтләрдән сакларга ярдәм итәчәк.

"Татарстан ЮХИДИ ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра. Балалар автокреслосын сатып алуда экономияләнгән акчалар бала тормышын кире кайтармаячак ", - дип ассызыкладылар республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев