Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор татарстанлыларның җавапсызлыгы өчен борчыла

Республикада Covid-19 авырулары дәрәҗәсе гражданнарның аңлы булуына гына бәйле.

Татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләре турында оныталар. Бу авыру йоктыручыларның саны артуга китерәчәк, дип фикерләре белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина уртаклашты.

"Профилактика чараларының дәрәҗәсенә Covid-19 йоктыру очракларының артуы, кимүе, икенче һәм өченче дулкынның булу-булмавы бәйле булачак. Без барыбыз да профилактика чараларын, бүгенге көнгә булган чикләүләрне үтәүдән авыру дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясаячакбыз ", - дип билгеләде спикер.

Любовь Авдонина сөйләвенчә, узган атнада ул 28 пассажирдан торган троллейбуста бары тик үзенең генә маска һәм перчаткадан булуын күргән. Аның сүзләренә караганда, дүртесенең ияге астында битлек булган, ә калганнары, гомумән, шәхси саклану чараларыннан башка булган. Ведомство җитәкчесе урынбасары нәкъ менә шушы кешеләр "икенче дулкын килүен түземсезлек белән көтә", дип уйлый.

"Сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзор тырышлыгына да икенче дулкын һөҗүме бәйле булмаячак. Ә сезгә - халыкка, безнең актив гражданлык позицияләренә бәйле булачак. Безнең министрлык Бауман урамыннан ерак түгел урнашкан. Анда йөрүче халыкның күпләп җыелуын, әмма беркемдә дә шәхси саклану чаралары булмавын күрү дә җитә ", - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Министр урынбасары фикеренчә, мондый тәртип Татарстанны авыруны тулысынча юкка чыгарудан ераклаштыра һәм Covid-19 пандемиясенең икенче дулкыны үсү куркынычын йөртә. Ведомстволар вәкилләре социаль дистанцияне үтәргә, кулларны юарга, битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев