Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов зур матбугат конференциясе белән туры эфирга чыга

ТР Президентының журналистлар белән традицион очрашуын турыдан-туры трансляцияләүне республика массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе уздырачак. Чара иртәнге 11 сәгатьтә башлана һәм беренче тапкыр онлайн трансляцияләнәчәк.

Быел республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы итеп ТР Милли китапханәсе сайланды, ул ТАССРның 100 еллыгынды республика халкы өчен бүләкләрнең берсе булды. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика үсешенең төп күрсәткечләрен хәбәр итәр, 2020 елда Татарстанда узган вакыйгаларга бәя бирер, киләсе елга планнар яңгырар дип көтелә.

Матбугат конференциясен трансляцияләүне республика ММЧ сайтларында карарга мөмкин булачак.

Трансляциягә сылтама https://youtu.be/Yltjg7nYeis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев