Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен шәһәр яны поездларында ташламалы бәядән йөрү яңартылачак.
Билетларга 50% ташлама 1 сентябрьдән 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Ташлама мәктәп укучыларына, кадетларга, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре көндезге уку формасындагы укучыларга бирелә.
Ташламалы юл йөрү документлары укучыларның белешмәләрен һәм көндезге уку формасындагы студентлар билетларын күрсәткәндә рәсмиләштереләчәк.
Нет комментариев