Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы халкына

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасының зур, әһәмиятле юбилее - 100 еллыгы белән котлыйм.

Республика барлыкка килү сезнең борынгы җирегезнең бай тарихында мөһим чор булды, телне, гасырлар буена Идел һәм Кама буйларында яшәгән халыкларның уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклауга ярдәм итте. Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Һәм әлбәттә, илебезгә һәм дөньяга күренекле язучылар һәм шагыйрьләрнең, галимнәрнең һәм музыкантларның, абруйлы җәмәгать һәм дин әһелләренең гүзәл нәселен бүләк итүе белән.

Бүген Татарстан Республикасы хаклы рәвештә алдынгы регионнарның берсе булып санала. Биредә эре инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, энергетика һәм төзелеш комплексларында, социаль өлкәдә масштаблы инициативалар уңышлы тормышка ашырыла. Татарстанлыларның үз Ватанын ихлас яратулары, аталык традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт белән караулары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыкларын, бәйрәмнәрдә һәм эш көннәрендә, кайгы-хәсрәтләрдә бергә була белүе, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылулары сөендерә. Быел да, безнең ил эпидемия таралу куркынычы белән бәрелешкәч тә шулай булды. Ышанам, без бу җитди сынауны һичшиксез җиңәчәкбез.

Сезгә яңа казанышлар, иминлек һәм иң изге теләкләр телим. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән!

Владимир Путин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев