Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе:

Васильево мәктәбендә укучылар һәм педагогик составлар арасында уку елы башыннан яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлмәгән.

Мәктәпне соңгы уналты ел дәвамында җитәкләгән Васильево бистәсенең 2 нче мәктәп директоры Елена Егорова вафат булды. Яшел Үзән районы мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, Елена Геннадьевна югары класслы белгеч булган, ул мәгариф өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган. Аңа 52 яшь була.

Шул ук вакытта, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә укучылар һәм педагогик составның мәктәптә уку елы башыннан бирле яңа коронавирус инфекциясе очракларының теркәлмәвен билгеләп үттеләр.

"Әгәр мәктәптә куркыныч булса, димәк, эпидемиягә каршы чаралар комплексы киңәйтелгән булыр иде, ә уздырырга кирәк булганнар - ътщлгщн", - дип билгелиләр ведомствода.

Мәктәп штат режимында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм нормаларны үтәп эшли. Шулай ук, бүген Роспотребнадзор белгечләре мәктәптә тулы дезинфекция уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев