Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдә эшләүгә күчерергә тәкъдим итте
Республика Министрлар Кабинеты 208нче номерлы карары өлкән кешеләргә үз-үзен изоляцияләргә киңәш итә.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
«Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга мөмкин булганча дистанцион эш режимы яки индивидуаль график буенча эш каралган булсын», - диде спикер.
Шул ук вакытта Любовь Авдонина искә төшергәнчә, ТР Министрлар Кабинетының 208нче номерлы карары өлкән кешеләргә үз-үзен изоляциягә китәргә киңәш итә.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 коронавирусы аркасында коллективларда битлек режимын һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне көчәйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев