Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптиклар фаразлавынча, 26 һәм 27 декабрьдә Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак: җилнең 21 м/с ка кадәр көчәюе көтелә, күз күремен сизелерлек начарлатучы көчле кар һәм буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин, температура -22°ка кадәр төшәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди карарга чакыра.

Кышкы чорда «тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең Техник регламентына 8 нче кушымтада каралганча: декабрь, гыйнвар һәм февраль кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, "Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертү буенча төп нигезләмәләр" буенча транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.

 

Шулай ук төрле зурлыктагы, конструкцияләр, модельләре, протекторның эзе төрле булган, салкынга чыдам һәм чыдамсыз, яңаларын һәм төзекләндерелгән шиннарны бер күчәргә кую тыела. Автомобиль белән идарә иткәндә, машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш.

 

Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан, бигрәк тә сакланырга кирәк.

 

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын куллану шарт. Җиңел машинада 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта бары тик авырлыкка һәм үсешенә туры килә торган җайланмаларын кулланып кына йөртергә кирәк.


Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәр арткы утыргычта йөрткәндә тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә.

 

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклануны таләп итә. Алар юлны җәяүле юлы аша һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш.

 

Юлны кичү алдыннан туктарга, барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм аларны үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Юлны бала белән чыкканда аны һичшиксез кулыннан тотарга кирәк. Яктылык кайтаргыч элементлар куллануга аерым игътибар бирергә һәм аларны транспорт чаралары йөртүчеләр күреп торуын тәэмин итәргә кирәк.


 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һич югында торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев