Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан республика клиника хастаханәсендә яңадан Covid-19 госпитале ачылачак

Республика клиник хастаханәсендә 23 гыйнвардан башлап Covid-19 йоктырган авыруларны кабул итә һәм дәвалый башлыйлар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Без планлаштырганча, зур булмаган ремонттан соң РКХ янә провизор госпитале эшенә керә", - дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Республика клиник хастаханәсе медиклары эшне алдагы ике елдагы кебек үк дәвам итәчәкләр.



Исегезгә төшерәбез, 30 декабрьдә республика клиника хастаханәсенең вакытлыча йогышлы госпитале ябылган иде. Бүген Россиядә пандемия башланганнан бирле коронавирус белән зарарлану очракларының рекордлы саны ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X