Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан прокуратурасы: Ялган белешмә өчен аның хуҗасына җәза бирәчәкләр

Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үткәнчә, белешмәне ялганлаган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф рәвешендә җәза яки оешма эшчәнлеген туктатып тору каралган.

Кая да булса бару өчен ясалган ялган белешмә өчен аның хуҗасын җәзалаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Гомуми изоляция чорында эшчәнлекләре туктамый торган оешмаларның аерым исемлеге каралган. Шулай итеп, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итүче һәм гадәттән тыш хәл шартларында кичектергесез эшләр башкаручы медицина һәм даруханә оешмалары, компанияләр өзлексез эшләячәк. Моннан тыш, кыскартылган составта массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерүне һәм чыгаруны гамәлгә ашыручы оешмалар эшли. Мондый оешмаларның хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча эш бирүчедән белешмә алырга тиеш.

Аерым игътибар бирәбез, эш бирүче документының (белешмәнең) гамәлдә булуы хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган Татарстан Республикасы территориясе буенча хәрәкәт итүгә кагылмый ", - дип билгеләп үттеләр прокуратурада.

Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үткәнчә, белешмәне ялганлаган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф рәвешендә җәза яки компания эшчәнлеген туктатып тору каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев